Узган ел Әгерҗе районында өйләнешүчеләр күбрәк булган, балалар азрак туган

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елда Әгерҗе районында 306 сабый – 151 малай, 155 кыз дөньяга килгән. 2016 ел белән чагыштырганда, 72 бала азрак туган.

94 гаиләдә – беренче, 119 гаиләдә – икенче, 60 гаиләдә – өченче, 33 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый тууны бәйрәм иткәннәр. Ике гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән. Иң яшь әнигә – 18, иң өлкән әнигә 45 яшь.

Узган ел 476 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. 2016 ел белән чагыштырганда, вафат булучылар 38гә кимрәк.  

Барлыгы 167 яшь пар никахын рәсмиләштергән. Алдагы ел күрсәткечләренә караганда, өйләнешүчеләр 50гә күбрәк булган. Аерылышучылар – 109 пар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International