Әгерҗенең легендар шәхесенә – туксан яшь

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының мөхтәрәм аксакал язучы, олпат шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага Галиевка бүген – 90 яшь. Аны район һәм авыл җитәкчеләре, каләмдәш дуслары олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

Кырынды авылында туып-үсеп гомере буе авылдашларының сәламәтлеге сагында торган табиб, аннан авыл халкының күңелен пакьләп, аларга дин хезмәте күрсәткән имам ул Габдулла абый.

80 яшендә студент булып, 85 яшендә кулына диплом алган, Россиянең  рекордлар китабына илнең иң өлкән студенты буларак кертелгән гаҗәеп зат буларак та республикада танылды ул.

Туган Төрдәлесе, Кырынды, Әгерҗе төбәгенең бай тарихын, хезмәт кешеләрен, тормыш хәлләрен хикәя-повестьларында мәңгеләштерүче үтә дә гади, тыйнак, шул ук вакытта матур телле каләм әһеле буларак та яхшы таныш ул.

Район җитәкчелеге, авылдашлары, аны ихлас хөрмәт итүче күпсанлы укучыларының теләге бер генә: төбәгебез легендасына, туган ягыбызның “аяклы тарихы“на әле тагын озак елларга җитәрлек  сәламәтлек, һуш-зиһен бирсен иде Ходай. Милләтебезгә Синең кебек олпат язучыларыбызның ихлас сүзе, тирән мәгънәле язмалары бик тә кирәк, хөрмәтле Габдулла ага.              

Белешмә:

Габдулла Галиевның төрле елларда басылган китаплары:

“Гөлгенә. Яшел елан“ (1965 ел).

“Солдат кайтты“ (1988 ел).

“Үкенеч“ (1995 ел).

“Кичер мине, Сүрия“ (1997 ел).

“Хәзрәт малайлары“ (2002 ел).

“Минем бабай умартачы“ (2005 ел).

“Кырык дүртнең буранлы кышы“ (2006 ел).

“Йөрәк ярасы“ (2012 ел).

“Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ (2017 ел).

“Мәхәббәт һәм мәкер“ (2017 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International