Әгерҗенең “Спутник“ хоккей командасында шөгыльләнүче 8-9 яшьлек малайлар беренче тапкыр Кукмарада узган республика ярышында катнаштылар.
Алты команда көч сынашкан бәйгедә безнекеләр кукмаралыларны 18:0, алабугалыларны 11:2, мамадышлыларны 16:2 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Аннан ике командага җиңелеп өченче урын алдылар. “Спутник“ командасы тиздән Арчада ярымфинал уеннарында сыналачак.