Әгерҗедә яшәүче Шевяковлар йортында хаски токымлы биш эт яши

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында җиңү яулаган Екатерина–Сергей ШЕВЯКОВлар тормышларын дүртаяклы дусларыннан башка күз алдына да китермиләр.

Алар йортында биш хаски яши. Болар – Лиса, Арчи, Ясмина, Блумми, Буря.

–       Шуларның өчесеннән хуҗалары баш тарткан иде. Лиса кушаматлы этебез, элеккеге хуҗасыннан еш кына качып китеп, тавыклар буа торган була. Ә бездә ул диванга кырын ятып иркәләнергә ярата. Арчи – этләребез арасында лидер. Ясмина элек урамнан, кешеләрдән курыкса, хәзер аны да танымассың – бик кыю, – диләр хуҗалар.

–       Хаски кешене бик тә ярата. Алар үзләренә аерым игътибар биргәнне, кайгыртканны, назлаганны тиз тоялар. Бу токымлы этләрне чылбырга утыртып булмый. Хаскига йорт саклау да хас түгел. Шул ук вакытта алар бик тә актив һәм көн саен физик йөкләмә бирүгә мохтаҗ, – дип дәвам итә Сергей.

Физик йөкләмә дигәне – этне җигеп йөгертү. Алар җиңел генә көненә йөзәр чакрым юл үтә ала. Фотобәйгедә җиңү яулаган Блумми кушаматлы эт тә, инде берничә дәрәҗәле ярышта катнашып, урыннар алырга өлгергән.

–       Блумми без алганда кечкенә генә көчек иде әле. Яшь булуына карамастан, аның уңышлары башкаларныкына караганда күбрәк инде, – ди хуҗалары.

Сергей һәм Екатерина этләре белән тренировкаларга Ижауга йөриләр. Алар анда үзләре кебек үк эт хуҗалары белән бергә “Хәрби хаски“ командасы булдырганнар һәм ярышларда катнаша башлаганнар. Самарада дог-триатлонда һәм раштуа ярышларында чыгыш ясаганнар. Берничә тапкыр Кировка барганнар. Күптән түгел Сергей, Ижауда “Январь бураны“ ярышында катнашып, икенче урын алган.

–       Ярышларда катнашу өчен даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Ни кызганыч, безнең Әгерҗедә моның өчен мөмкинлекләр юк. Шуңа әлегә Ижауга йөрергә туры килә, – диләр алар.      

Мария НУРУЛЛИНА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International