“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә яңа җитәкче билгеләнде

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

МӘҮЛИЕВ Радик Рәшит улы “Агрофирма–Әгерҗе“, “Нәүрүз“, “Агро-Престиж“ ширкәтләре директоры итеп билгеләнде.

Р.Мәүлиев 1981 елда Мөслим районында туган. 2003 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад һәм аграр җитештерү идарәсе факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 2004 елда “Эдельвейс“ ширкәтендә ревизор-инспектор буларак башлый. 2004 елның августыннан 2007 елга кадәр “Татарстан сөте“ җәмгыятендә транспорт буенча әйдәп баручы инженер булып эшли.

Аннан соңгы 2013 елга кадәр хезмәт юлы “Вамин Татарстан“ җәмгыяте белән бәйле. 2015 елдан “Семиречье“, 2017 елдан “Волжская“ агрофирмалары белән җитәкчелек иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International