Бима мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты.

Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Богдан Павлов классик стильдә биш чакрымга узышуда – икенче, ирекле стильдә өченче урын алды. Ул Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Богдан 6-10 февральдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы да алды.

Республика беренчелегендә шулай ук Бима мәктәбеннән Наталья Петашева һәм Күләгәштән Александр Изиргин да район данын яклап чыгыш ясадылар.

Гомумән, республиканың 27 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе арасыннан әгерҗелеләр унынчы урынга лаек булдылар. Яшь спортчыларны бәйгегә тренерлар Евгений Яркеев һәм Эдуард Михайлов әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International