Әгерҗенең “Кадетлар“ футбол командасы белем бирү учреждениеләре арасында уздырылучы спартакиаданың республика этабында җиңү яуладылар.
Татарстан башкаласында узган ярышта зона турларында җиңгән алты команда – Казан, Әлмәт, Чүпрәле, Саба, Аксубай, Әгерҗе районнарыннан футболчы кызлар катнашты.
Әгерҗе командасы биш көндәшен дә җиңүгә иреште. Нәтиҗәдә, 15 очко туплап чемпион исеменә лаек булдылар.
– Казан командасы капкасына ике период эчендә алты гол кертүгә ирештеләр шәкертләрем. Ә менә Чүпрәле кызлары белән тырышырга туры килде. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүче көндәшләргә күз иярмәде. Әмма безнең кызлар аларны барыбер 1:0 исәбе белән җиңде, – ди тренер Илдар Идиятов.
Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәп футбол командасы, шулай итеп, республикада дүрт тапкыр чемпион исеменә лаек булды. Бу ярышта икенче урынны – Чүпрәле, өченчене Казан командалары алды.
Ярыштан кайтуга ук кызларның тренировкалары башланды. Ике атнадан алар Ульяновскида узачак Идел буе федераль округы спартакиадасында Татарстан данын яклаячаклар.