Девәтернәлеләр кышны күңелле уздыралар

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Девәтернә авылының олысы-кечесе кышның һәр көнен файдалы да, кызыклы да итеп уздырып калырга тырыша. 

Узган ел ачылган “Гаилә нык булса, Ватан да көчле була“ ял паркында моның өчен төрледән-төрле чаралар уза, бала-чага рәхәтләнеп күңел ача биредә.

Яңа ел алдыннан кардан өч метр биеклектә 2018 ел символы булган Эт формасында тау ясаган идек. Аның янәшәсендә фил-тау да барлыкка килде. Балалар бик яраттылар аларны. Малай-кызларның чыр-чу килеп таудан выжлатып төшүләрен карап тору өлкәннәргә дә бик кызык. Әле алай гына да түгел, биредә кардан төрледән-төрле әкият геройлары да ясадык. Укучыларга Кыш бабай күчтәнәче өләшүне дә биредә оештырдык. Җырлап-биеп бик рәхәтләнеп күңел ачтык бәйрәмдә.

Парктан кышкы каникул вакытында да кеше өзелмәде. Кыш бабай балалар өчен төрле ярышлар уздырды, аларны уеннарда сынаштырды.

Әнә шулай, балаларыбыз өчен күңелле һәм файдалы яллар оештырубызга үзебез дә бик сөенәбез һәм һәрвакыт теләктәшлек күрсәткән игелекле авылдашларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Алия АРСЛАНОВА.

Девәтернә авылы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International