1 январьдан балалар бакчаларына түләү артты

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

1 январьдан Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 4 процентка артты. Бу – уртача 120 сум тирәсе.

–     Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү чыгымнары үсү, шул исәптән, туклану продуктларына бәяләр арту белән бәйле. Әлеге бәяләр район башкарма комитеты карары белән расланган, – ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.

Түләүләр балалар бакчасының төренә, эш режимы һәм баланың яшенә карап төрлечә. Мәсәлән, 10,5 сәгатьлек гомумбелем бирү төркемнәрендә 1-3 яшьлек сабыйлар өчен түләү 2695 сум тәшкил итә (узган ел 2591 сум булган). 3-7 яшьлек балалар өчен узган ел 2647 сум түләгән булсалар, 1 январьдан – 2753 сум.

Әле ярый, ата-аналар өчен компенсация түләүләре һәм ташламалар саклана. Беренче балага бакча өчен түләгән бәянең 20 проценты, икенчегә – 50 проценты, өченчегә һәм калган балаларга 70 проценты компенсацияләнә. Кеше башына керем 20 мең сумнан ким булган очракта да акча өлешчә кире кайтарыла. Физик мөмкинлекләре чикле, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле балаларны бакчада тәрбияләү өчен ата-аналардан акча алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International