БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы предметлардан бердәм дәүләт имтиханы бирергә планлаштырылганы күрсәтелгән булырга тиеш. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар аны үзләре укыган мәктәпләрдә язалар.

Әгәр узган елларда мәктәп тәмамлаган егет-кызлар бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга телиләр икән, аларның гариза язу өчен 1 февральгә кадәр район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Белешмәләр өчен телефон: 22900.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан имтихан бирү мәҗбүри. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк.

Быел төп имтиханнар 28 майдан 2 июльгә кадәр, ә вакытыннан алдан бирү чоры - 21 марттан 11 апрельгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International