Тирсә аксакалы туу турындагы таныклыкта үзен дөрес теркәмәгәннәр дип исәпли

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Элегрәк елларда дөньяга килүчеләрдән паспортында туу ае йә көненең дөрес язылмавы турында еш ишетергә туры килә. Ә менә Тирсәдән Вәгыйзь ага ГЫЙМАЗОВ аны теркәүчеләр бер елга ялгышкан дип исәпли.

Ягъни паспорт буенча аңа 90 яшь киләсе елда гына тулса, чынлыкта, тугыз дистәне ул быелның январенда тутыра.  

–       Туганыбызның минем белән 15 көн аермада гына дөньяга килгән Салих исемле малае бар иде. Аның тууына быел – 90 ел. Җәмәгатем Вәсилә белән дә параллель  сыйныфларда укыдык. Аңа быел җәй көне 90 яшь тула, – ди Вәгыйзь ага, үзенең хаклыгын раслап.

–       Ә үземнең 1929 елгы икәнемне мин армиягә киткәндә генә белдем. Чөнки мине хезмәткә шул елдагылар белән алдылар, – дип дәвам итә.

БҮРЕДӘН БАСМА КОТКАРДЫ

Вәгыйзь ага һәм Вәсилә апа белән сөйләшеп утыруы бик рәхәт. Аралашкан саен аларның шушы яшьтә дә хәтерләре искиткеч яхшы булуына сокланасың. Бер-берсен тулыландыра-тулыландыра сөйлиләр. Әнә, шушы көннәрдә алар янына кергәч тә кыска гына вакыт эчендә Вәгыйзь ага күпме хатирәләрен сөйләп “ташлады“?!

–       1941 елда безнең Тирсәдән бөтен тракторчыларны сугышка алдылар. Ә 45 яшьлек әтием Таҗетдин бронь белән калды. Мин ул чакта ук әтиемнең уң кулы идем инде. Ә 1942 елдан алмаш-тилмәш эшләүгә күчтек. Ий, ул сугыш чорында күргәннәр... 

Без игенне үстерә генә идек, ә җыеп алып китүчеләр гел хәрбиләр булды, чөнки фронт өчен эшләдек. Әле дә хәтеремдә: 1943 елда 23 июньдә солы чәчтек. Җитешерме дип борчылган идек, ишелеп уңды ул. Хәрбиләр саламына кадәр җыеп алып киттеләр.

Шул ук елны районнан бөтен ашлыкны диярлек безнең Тирсә амбарына ташыдылар. Ә кышын Әгерҗе аша вагоннарга төяп озатырга авылга бик күп хәрби машиналар килде. Шуларга олы юлны чистарттырыр өчен 10-15 метр саен хатын-кызларны көрәк тоттырып чыгарганнар иде. Ул чакларда кар эттерергә тракторлар юк иде шул. Без, малайлар, машина өстендә бардык. Аннан капчыкларны хәрбиләргә биреп тордык, алар вагонга төяделәр.

Ә бүреләр ничек котырды сугыш елларында?! 1944 елны көзен Сокманга җәяү тракторны ремонтларга чыгып киттем. Бервакыт башымны күтәреп карасам, каршыда ике бүре. Чигенә-чигенә барып Яңа Акхуҗа юлына кадәр җиттем. Мине шундагы елга аша салынган күпер коткарды. Бүреләр күпер аркылы чыкмадылар. Ә кире кайту юлында кулыма тракторчылар бригадиры ясап биргән таякны тоттым. Бүреләр белән тагын бер очрашуым Биектау белән Иж-Бәйки арасындагы урманда булды. Шулай бервакыт бүрене сизеп, атым дулый башлады. Мин ничектер чанага ябыштым. Кайтып җиткәндә бөтен киемем ертылып беткән, ә атым ак күбеккә баткан иде...

БЕРЕНЧЕ ТЕЛЕВИЗОР АЛЫП КАЙТУЧЫ

1946 елда Казанда яшь механизаторларның беренче слеты булды. Алдынгы буларак, мине дә  чакырдылар. Шунда алган “Фидакарь хезмәт өчен“ медале – минем өчен иң кадерле бүләк. Ә бер елдан тракторчылар бригадиры курсларына җибәрделәр. Аны тәмамлап кайту белән укытучы итеп куйдылар. Үзем белгән техника серләрен менә шулай  башкаларга өйрәтә башладым. Армиядә дә мөгаллимлек иттем. Анда танк мәктәбендә укыттым. Партия сафларына кердем.

Ватан алдында өч ел ярым бурычымны үтәгәч, туган якларыма кайтып, Әгерҗедә паровоз депосына урнаштым. Тик анда озак эшли алмадым. Шулай бервакыт агитбригада составында Тирсәгә килгәч, МТС директоры Габделхак Гарифуллин күреп алды. Бик тиздән райком аша мине МТСка кайтардылар. Анда бригадир, механик, мастерской мөдире булып эшләдем. Берара профсоюз рәисе дә булдым. Бер елны безнең коллектив республика күләмендә беренче урын алды. Коллективка – телевизор, миңа янә медаль бирделәр. Менә шулай авылга беренче телевизор алып кайтучы да мин. Аны Иске Кызылъярдан Хуҗа Хәлиуллин гына күрсәттерә белә иде. Ә карарга күпме кеше җыела?!

1958 елда Чистайда авыл хуҗалыгы механизациясе техникумын кызыл дипломга тәмамладым. Менә шулай, кайда гына укысам йә эшләсәм дә, үземә тапшырылган бурычны “бишлелек“ башкарырга тырыштым...

Ххх

Аннан соңгы хезмәт һәм гомер юлында да үзенә тапшырылган һәр эшне намусы кушканча башкара Вәгыйзь ага. XXII партсъезд исемендәге колхозда партком секретаре булып билгеләнгәч тә механизация буенча командировкаларга бик еш җибәрәләр аны.

–       Чөнки мин бөтен запчастьләрнең номерын, бәясен яттан белә идем, – ди, елмаеп.

Ә менә колхозда өмә вакытында авылдашлары аны имам итеп сайлап куйгач, дини кануннарны хәтеренә сеңдерергә туры килә кардәшебезгә. Монысында да сынатмый ул: 15 ел иман сагында бик тә уяу торып,  күп кенә авылдашларын дин юлына бастыруга зур көч куя, туган авылын мәчетле итүдә дә башлап йөрүче була.

Гомер буе халкына, туган җиренә хезмәттә булган Вәгыйзь ага 90 яшенә дә бик тә хөрмәтле әти һәм бабай, ышанычлы тормыш юлдашы, үрнәк аксакал булып килеп җитә алган. Бүген без мөхтәрәм Ил карты алдында баш иябез һәм алдагы гомерендә дә якын кешеләреннән кадер-хөрмәт тоеп яшәргә язсын иде дип телибез. Тормыш китабыгыз алга таба да язылуын дәвам итеп, безгә аның сәхифәләрен барларга язсын иде әле.

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International