Туксан яшендә базарга йөри, тәмле пироглар пешерә

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

“Һәр көнне иртәнге сәгать сигездә улым Рафаэль шалтыратып ничек йоклавым, сәламәтлегем белән кызыксына. Аннан шалтырату булмыйча, җаныма тынычлык табалмыйм. Шуңа күрә һәр көнне Ходайдан улыма сәламәтлек, озын гомер сорыйм“, – ди Әгерҗедә яшәүче Мәфрүзә әби КӘРИМОВА.

Туксан яшьтә дә базарга, кибетләргә йөрүче, өендә тәмле пирогларга кадәр пешерүче Мәфрүзә әбигә карап “сөбханаллаһ“ дип куясың.

–       Хәрәкәтләнергә тырышам, балам, урын өстенә калырга язмасын. Шуңа күрә намаздан соң да бик озаклап тәнемә сихәтлек, кул-аякларыма көч бир дип Ходайга ялварам, – ди ул.

...Җиде яшьтән колхозда эшли башлый Мәфрүзә. Яшь вакытта Әгерҗе универмагында бухгалтер вазифасын башкара. Аннан хезмәт юлын госбанкта дәвам итә. Ире Касыйм белән дә шунда эшләгәндә таныша. 1950 елда уллары Рафаэль туа. Әмма гаиләнең генә бәхетле тормышы озакка сузылмый. Иреннән аерылгач, Рафаэлен ялгыз канат белән үстерә Мәфрүзә. Әмма сер бирми. Күп еллар ОРСта өлкән бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыга. 45 еллык хезмәт стажы булган ветеран ул.

–       Безнең балачак, яшьлек бик авыр чакка туры килде. Сугыш вакытындагы авырлыкларны сөйли башласам, әле дә тәнем калтырый. Әгерҗедә торсак та, без дә колхозда җиңү өчен күп көч куйдык. Ә сугыш беткән дигән хәбәрне мин әткәйләрдә чагында радиодан ишеттем. Сөенеч алырга дип елый-елый әткәйнең абыйларына чыгып йөгергәнем истә, – ди Мәфрүзә апа.   

Гомер буе эштән тәм таптым дип тә өстәп куя ул. Бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, үзләреннән артыгын базарда сата. Яшь чагында тегү машинасын да тик тотмый. Әле хәзер дә машинасы кадерле ядкарь итеп өй түрендә саклана. “Әгерҗе хәбәрләре“н дә кунак көткәндәй бик сагынып көтеп ала ул.

–       Район яңалыклары белән танышып барам әле. Минем кебек туксанына җиткән яшьтәшләрнең дә районда күп булуына сөенәм. Алар турындагы язмаларны бик яратып укыйм. Телевизор да бик олы иптәш миңа. Өлкән кеше көнне ничек уздырырыга белми аптырый дигәнгә ышанмыйм. Хәрәкәтләнеп, эш белән мәшгуль булып яшәгәч миңа көн җитми, – ди ветеран.

Юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Казаннан кайткан туганнары Асия һәм Динә апалар белән бик озаклап табын артында гөрләшеп утырды Мәфрүзә апа. Кунакларны үзе пешергән лимон пирогы белән дә сыйлады.

–       Мин әле яшәүдән туймадым. Рәхәт тормышта, улым, киленем, яраткан онык-оныкчыкларым белән бергә гомер көземне уздырырга язсын. Ә мин сезне 95 яшемә көтеп калам. Безнең нәсел озын гомерле. Әтием, апам туксанны узып вафат булдылар. Шуңа мин дә якты дөньядан китәргә җыенмыйм әле, – дип елмаеп озатып калды Мәфрүзә апа кунакларны.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International