Әгерҗене һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча игълан ителгән “Кышкы әкият“ смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
“Кышкы бизәкләр“ номинациясе (бюджет оешмалары арасында):
I урын – Әгерҗе сәнгать мәктәбе,
II урын – 8нче балалар бакчасы,
III урын – 1нче гимназия һәм 2нче мәктәп.
“Кар шәһәрчеге“ (күпкатлы йортлар):
I урын – “Кировское“ ТОСы (җитәкчесе – Клара Безбородова),
II урын – “Альфа“ ТОСы (Светлана Соболева),
III урын – М.Горький урамы, 7нче йорт (йортның өлкән вәкиле – Ринат Шиабетдинов).
“Иң матур Яңа ел ишегалды“ (шәхси йортлар):
I урын – Богатыревлар гаиләсе (Чапаев урамы, 136),
II урын – Япаевлар гаиләсе (Восточная, 2а),
III урын – Александровлар гаиләсе (Партизанская, 65).
“Кар патшалыгы“ (кече эшмәкәрлек объектлары):
I урын – ит комбинаты (директоры – Михаил Батанов),
II урын – Мөбәракшин шәхси предприятиесе,
III урын – Мизирев шәхси предприятиесе.
“Яңа ел әкиятендә кунакта“ (предприятие һәм оешмалар):
I урын – “Сетевая компания“ (Айрат Гыйльманов),
II урын – “Агрофирма–Әгерҗе“ (Радик Мәүлиев) һәм “Водоканал“ ширкәтләре (Илдус Шәймөхәммәтов),
III урын – “ЭнергоСервис-Әгерҗе“ ширкәте (Илфат Ямалиев) һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы (Равил Иманголов).
“Кар патшабикәсе дөньясында“ (авыл җирлекләре):
I урын – Кичкетаң (авыл башлыгы – Зөлфәт Нуриев),
II урын – Тирсә (Рафил Закиров),
III урын – Иске Эсләк (Илдус Гафаров) һәм Салагыш (Мансур Мөхәммәдиев).
Призлы урын алучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, ә шәхси йорт хуҗаларына истәлек бүләкләре тапшырылды.
– Әлеге бәйгедә елның-елында актив катнашып килүчеләргә аеруча зур рәхмәт. Бу да – туган төбәгеңне яратуның, аны тагын да матуррак итәргә омтылуның бер билгесе, – дигән сүзләр белән тапшырды район башлыгы Валерий Макаров җиңүчеләргә Рәхмәт хатларын.