“Шаян-ТВ” балалар телеканалы февраль аеннан эшли башлаячак.
“Без сынау режимында каналны февральдән эшләтеп җибәрәбез. Баштагы чорда яртышар сәгатьләп. Тапшырулар “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналлары сеткасында булачак”, - диде “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов.
Телеканалның баш редакторы Рамилә Сәхабетдинова “Шаян ТВ”ның 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге татар телле балалар өчен күздә тотылуын әйтте.
“Тапшырулар “ТНВ-Татарстан”да 15.00 сәгатьтә, “ТНВ-Планета”да 15.15 тә булачак. Алга таба бу канал 24 сәгать дәвамында татар телендә генә булачак. Мультфильмнар, тапшырулар, балалар тормышын яктыртучы кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк.