Балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналардан гаризалар кабул итү башланды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018-19 уку елына шәһәрдә – 306, авылларда 111 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керер дип фаразлана. 1 февральдән, ягъни бүгеннән, белем йортына аяк атлаучы малай-кызларның әти-әниләреннән мәктәпләрдә гаризалар кабул итү башланды.

Быел Әгерҗенең дүрт мәктәбендә дә өчәр беренче сыйныф булачак. Әмма шунысы бар: балаларны бары яшәү урыны буенча гына кабул итәләр. Бу балага янәшәдә урнашкан мәктәптә белем алу мөмкинлеге булдыру өчен шулай эшләнә. Ә башка урында теркәлгәннәр өчен гаризалар 1 июльдән генә кабул ителә.

–       Шунысын да әйтергә кирәк, мәктәпләрдә прописка буенча гаризаны җәйгә кадәр алалар дип, әти-әниләр бу эшне кичектермәсеннәр иде, – ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Аидә Йосыпова.

Гаризаны интернет аша тапшыручылар да исләрендә тотсыннар: бер атна эчендә документларның төп нөсхәсен мәктәпкә китермәгән очракта балагыз чираттан төшеп кала.

Белешмә:

Гариза тапшырырга килгәндә түбәндәге документлар булу мәҗбүри:

баланың туу турында таныклыгы;

прописка турында белешмә;

әти йә әнинең паспорты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International