Бүген – кышның соңгы аеның беренче көне

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген кышның соңгы аеның беренче көне, җәмәгать. 

Әле генә яңа елга аяк атлаган идек, эш, тормыш мәшәкатьләре белән аның узганын сизми дә калдык. Бүгеннән елның иң кыска ае – февральгә кердек. Ә сез февраль ае сынамышларын беләсезме? Әйдәгез, аларга күз салыйк әле. 

Февраль икесендә иртә белән кар – ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса – гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта. 

Эт карда аунаса, көн аяз булыр. 

Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International