Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Бу сөткә бәя төшү белән бәйле.
– Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр субсидия бирү турында карар кабул ителде. Хуҗалыгында бер сыеры булганнарга субсидия күләме – ике мең, ике сыеры булганнарга – өчәр мең сум, дүртәр һәм аннан күбрәк сыерлыларга һәр башка дүртәр мең сум тәшкил итәчәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Кәҗәләргә берәр мең сум субсидия бирү каралган. Әлеге акчаларны февраль аенда түләргә планлаштыралар.
Белешмә:
2018 елның 1 январена Әгерҗе районы шәхси хуҗалыкларында 2042 сыер исәпләнә, шуның 34е – Әгерҗедә.
Кәҗәләр саны – 1955. Шуның 117се – шәһәрдә.