Әгерҗедә “Ел тәрбиячесе“ бәйгесе узды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

9нчы балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең район этабы узды.

Биш тәрбияче мастер-класс күрсәтүдә, балалар белән эшләүдә осталыгын күрсәтте. Бәйгенең район этабында 4нче бакчалан Екатерина Петрова беренче урын яулады. Икенчедә – Кичкетаңнан Сәрия Саматова, өченчедә – 6нчы бакчадан Рафилә Хафизова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International