Булачак солдатларны шоферлыкка укыталар

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Район хәрби комиссариаты армиягә барырга җыенучы егетләрне Түбән Камадагы автомәктәпкә “С“ категориясенә укырга барырга чакыра.

Уку бушлай, дүрт ай дәвам итә. Тулай торак бирелә, өч тапкыр бушлай ашату каралган.

Барлык сораулар белән район хәрби комиссариатына (Әгерҗе, Энгельс урамы, 4а) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел. 25338.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International