Исәнбайда узган көрәш бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре команда буенча беренче урын яуладылар.
13 үлчәү категориясендә узган бәйгедә Әгерҗе яшүсмерләре биш – беренче, дүрт – икенче, җиде өченче урын алдылар. Команда Кубок белән бүләкләнде. Яшь көрәшчеләрне бәйгегә тренер Рамил Шәрәфетдинов әзерләде.
Команда буенча икенче урынны – Исәнбай, өченчене Кадыбаш көрәшчеләре алды.