Әгерҗе район хастаханәсендә табиб булырга теләүчеләр белән очрашу узды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Район үзәк хастаханәсендә киләчәген табиб һөнәре белән бәйләргә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

Чарага килүчеләр белән баш табиб Эдуард Овчинников һәм кадрлар буенча белгеч Дания Йосыпова аралаштылар. Алар хастаханәнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, киләчәккә планнар белән уртаклаштылар.

–       Бездә яшьләрне табиб һөнәренә тарту өчен ике программа эшли. Болар – “миллион“ һәм “грант“ программалары. Аларда катнашып, яшь белгечкә үзенең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге дә бар, – диде Эдуард Овчинников.

–       Булачак студентларга медицина уку йортларында белем алу өчен максатчан юллама да тәкъдим итә алабыз. Алар бушлай укыйлар. Әмма кулларына диплом алгач үзебезнең районга кайтып килешүдә күрсәтелгән билгеле бер вакыт аралыгында медицина учреждениеләрендә эшлиләр. Күп очракта бу өч ел тәшкил итә, – диде Дания Йосыпова.

Максатчан программада катнашу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарында кимендә 67 балл җыярга кирәк. Булачак табиблар химия, биология, рус теленнән сынау тапшыралар.

Исәнбай мәктәбе укучысы Айгөл Гобәйдуллина БДИ өчен нәкъ менә шул фәннәрне сайлаган да инде. Ул киләчәктә балалар табибәсе булырга тели.

–       Моның өчен мин Казан медицина университетына керү турында хыялланам. Ә балалар табибәсе булу – балачак хыялым, – ди Айсылу.

Шушы ук мәктәпне тәмамлаган Айгөл Латыйпова әлеге уку йортының алтынчы курсында укый. Ул егет-кызларга университет турында презентация эшләп алып килгән иде. Айгөл табиб һөнәрен сайлаган егет-кызларның уңышлары, уку йортындагы заманча технологияләргә тукталды.

Шулай ук студентларның уку вакытында тулай торак белән тәэмин ителүе турында да әйтте. 9 сыйныфны тәмамлап килүчеләргә лаборант, шәфкать туташы һөнәрләрен үзләштерү һәм кыскартылган срокта югары белем алу мөмкинлеге дә барлыгын хәбәр итте.

–       Уку – энә белән кое казу дип борынгылар дөрес әйткән. Әмма замана яшьләре уку белән бергә актив тормыш та алып баралар. Шуңа күрә курыкмагыз, кыю һәм үҗәт булыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Айгөл яшь дусларына.

–       Әлбәттә, хыялны тормышка ашыру өчен иң башта чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк. Максатка ирешү юлында авырлыклар да булыр. Әмма алар холыкны чыныктырыр гына дип уйлыйм, – диде Айгөлнең чыгышын тыңлаганнан соң Көчек мәктәбенең 11 сыйныф укучысы – Ижау медицина академиясенә керү хыялы белән янучы Гүзәл Галиуллина.

Соңыннан очрашуга килүчеләр өчен хастаханә буйлап сәяхәт тә оештырылды. Алар заманча җиһазлар белән дә таныштылар.

–       Имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортлары студентлары булгач та, аннан хезмәт юлыгызны үткәндә дә истә тотыгыз: табиб – ул ак халатлы кеше генә түгел. Ул киң күңелле һәм алтын йөрәкле шәфкать иясе дә булырга тиеш, – дип тәмамлады очрашуны Эдуард Овчинников.

Мария НУРУЛЛИНА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International