Әгерҗе районындагы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә.
Быелгы җыеннарның беренче үзенчәлеге – аның кайбер кече авылларда да узуы булса, икенчесе Әгерҗе талантларының җыеннардан соң концерт куюы. Бу – авыл халкына район башлыгы Валерий Макаровның бүләге.
Ләйсән Гайфуллина җитәкчелегендәге “Академия детства“ бию ансамбле чыгышларын, Эдуард Мираев, Ләйсән Тимуршина, Елена Скворцова, Оксана Михайлова, Марсилә Муллахмәтова җырларын тамашачы көчле алкышларга күмә.