Районыбызда җиде ел инде бик матур традиция яшәп килә. Тугызбуй төбәгенә караган Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк авыллары җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров һәм район Советы депутаты, “ЭнергоСервис–Әгерҗе“ ширкәте директоры Илфат Ямалиев елга ике тапкыр яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе уздыралар. Шимбә көн Исәнбайда узган бәйгенең иганәчеләр исемлеген “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе дә тулыландырды.
АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫНА РӘХМӘТ
Исәнбай, Кадыбаш, Касай, Иске Эсләк, Үтәгән, Көчек, Әгерҗедән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге булган җитмешкә якын яшь көрәшче бил алышты бу көнне. Яшүсмерләрнең келәмгә чыгарга сусаганнары сизелеп тора.
ӘТИ-ӘНИЛӘР ДӘ КӨЧ БИРӘ
Келәмгә иң беренче булып чыккан Әгерҗедән Аяз Йосыпов 3 сыйныфта гына укыса да ярышта өченче елын катнаша инде. Заманында туган ягы Актанышта үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән әтисе Айнур улы өчен үзе дә җан атарга килә.
Чынлап та, моңа кадәр җиңүләре белән сөендергән Аяз бу юлы да сынатмады. Ул, 25 килога кадәр үлчәү авырлыгында яшьтәшләрен җиңеп, беренче урын алды.
Әти-әниләрнең көч биреп торуы балаларда җиңүгә омтылыш уятуы бәхәссез. “Исәнбай“ бүлекчәсендә сыер савучы булып эшләүче Роза Нәҗметдинованың да улы Дениска көч бирүе аңа икенче урын алырга ярдәм иткәндер.
Денис икенче урын алгач та шатлыгын яшермәде ул.
Тренер Рәшит Садыйков Кадыбаш мәктәбенә барып көрәш түгәрәген оештырып җибәргәннән соң әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнә башлаган, узган ел бәйгенең абсолют батыры булып калган Айдар Закиров та 11 сыйныфта укуына, бик җаваплы ел булуына карамастан бәйгегә килгән.
- Башкалар келәмгә чыкканда ничек тыныч күңел белән өйдә ятасың?! Район күләмендә уздырылучы бердәнбер көрәш бәйгесе бит бу. Бик сагынып көтеп алам аны, – диде Айдар.
Әнә шулай, бәйге кызганнан-кыза барды. Көндәшләрен санаулы секундлар эчендә “чиста“га салган көрәшчеләрне көчле алкышларга күмделәр. Исәнбай мәктәбе укучыларының җыр-биюләре дә аларга дәрт һәм көч өстәде.
ӘГЕРҖЕ КОМАНДАСЫ – БЕРЕНЧЕ
Бәйге җиңүчеләре 13 үлчәү категориясендә ачыкланды. 46 килога кадәр үлчәү авырлыгында Әгерҗедән Хәйретдин Шәмсетдинов, 70 килога кадәр үлчәүдә Үтәгәннән Денис Әминев абсолют батыр калдылар.
Биш – беренче, дүрт – икенче, җиде өченче урын алган Рамил Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Әгерҗе көрәшчеләре командалар арасында беренче урын яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарда – Исәнбай һәм Кадыбаш көрәшчеләре (тренерлары – Рәшит Садыйков).
Иганәчеләр көрәшчеләрне Грамота, медальләр, акчалата премия белән бүләкләделәр. Абсолют батырларга һәм җиңүче командага Кубок тапшырылды.
Бу – бәйгедә катнашкан көрәшчеләрнең уртак теләге.
Белешмә:
Алар – беренче урында
Әгерҗедән Аяз Йосыпов, Рамазан Шәрипов, Хәйретдин Шәмсетдинов, Амретдин Шәмсетдинов, Субхон Шәрипов, Исәнбайдан Булат Хуҗин, Руслан Идрисов, Данир Йосыпов, Рәсүл Габидуллин, Рушан Хәбиров, Кадыбаштан Риналь Капронов, Денис Әминев, Айдар Закиров.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.