2008 елның февралендә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында ачылган Әгерҗедәге “Спутник” Боз сараена – ун ел.
Бу еллар эчендә биредә йөзләёгән яшь хоккейчы һәм фигуралы шуу осталары тәрбияләнде. Кул көрәше секциясенә йөрүчеләр дә артканнан-арта бара. Яшь спортчылар республика күләмендәге ярышларда да сынатмыйлар.
Боз сараеның юбилее уңаеннан спорт чаралары уздыру да күздә тотыла.