Казанда XXIII КВН телевизион фестивале гала-концертында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 77 команда арасында Әгерҗенең “САГА“ командасы да чыгыш ясады.
КВНчылар берничә сәгать дәвамында тамашачыларга яхшы кәеф һәм елмаю бүләк иттеләр. Иң яхшы чыгыш ясаган 26 команда “Алга“ республика КВН лигасына узды. Алар арасында Әгерҗе КВНчылары да бар. Хәзер егетләр-кызлар алдагы сезонга әзерләнәләр.