Алабугада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ бәйгесенең зона этабы узды. 8 районнан килгән 28 катнашучы “Хатын-кыз – әни“, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“, “Хатын-кыз – лидер“, “Хатын-кыз – бизнес-леди“ һәм башка номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр.
Катнашучылар җиде минут эчендә талантларын ачтылар. Алар җырладылар, биеделәр, үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, эшләре турында сөйләделәр.
Әгерҗе районының гүзәл затлары ике номинациядә сыналды. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“ номинациясендә катнашкан Варкләд-Бодьяның Наталья Матвеева җитәкчелегендәге “Инвис“ ансамбле, зона турында барлык көндәшләреннән өстен чыгып, беренче урын алды. Алар район данын республикада яклаячаклар. Ә “Хатын кыз: минем язмыш – минем һөнәрем“ номинациясендә катнашкан Кадыбаш мәктәбе укытучысы Эльмира Рәсүлева Диплом белән бүләкләнде.