Авыл халкы өчен сөтне каймак, май, эремчек итеп эшкәртеп сату күпкә отышлырак бүген. Чөнки сөтнең бәясе бик түбән, әле якын арада гына уңай якка үзгәрешләр дә көтелми.
Авылларда эш булмау сәбәпле, соңгы елларда күп кенә шәхси хуҗалыклар мал асрап, төп керемне сөт йә иттән ала башлаганнар иде. Әмма сөткә бәянең төшүе күпләрне борчуга салды. Бигрәк тә сөтләрен җыючыларга тапшыручылар аптырашта. Бу көннәрдә авылларда узучы җыеннарда да халык сөт бәясенә карата сорауны еш күтәрә.
“АВЫЛДАШ“НЫ КҮПЛӘР БЕЛӘ
Сөтне эшкәртеп сату күләме буенча әлегә Тирсәдән “Авылдаш“ крестьян-фермерлык хуҗалыгына тиңнәр юктыр, мөгаен. Аның башлыгы Равил Харисов үз эшен 2009 елда халыктан сөт җыеп шуннан ризыклар ясаудан башлаган иде. Аннан колхозда тулай торак буларак файдланылган бинаны ремонтлап сөт эшкәртү цехы ачты. Әлеге цех аша көн саен 1,8 тонна сөт уза бүген. Биредә хезмәт куючылар сөттән нинди генә ризыклар ясамыйлар: каймак, эремчек, корт, катык, атланмай, акмай, йомшак, сулугуни сырлары дисеңме...Үз продукцияләрен Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән кебек шәһәрләрдә саталар Харисовлар. Аларның Әгерҗедәге “Авылдаш“ кибетен дә күпләр үз итеп өлгерде.
СӨТ САТУЧЫЛАР – ИТ ПАВИЛЬОНЫНДА
Башка райондашларыбыз арасында да сөтне эшкәртеп сату белән шөгыльләнү буенча бай тәҗрибә туплаучылар бар. Әйтик, Көчек авылыннан унлап гаилә дистә еллар Ижау базарларына йөри.
Таләпләр катгыйлану дигәннән, Әгерҗенең үзәк базары янындагы ит павильонының бер өлешен сөт ризыклары сату белән шөгыльләнүчеләргә бирүнең төп сәбәбе дә нәкъ менә шушы.
Ә менә Биектаудан Гөлчәчәк Вахитованың базарга йөрү ихтыяҗы юк, чөнки алар гаиләсе сатып алучылары белән турыдан-туры эшли. Ягъни алар сөт ризыкларын сатып алучыларның йортларына ук илтеп бирәләр.
Менә шулай көн күрә бүген сөтлебикә хуҗалары.
Әйе, авыл халкы гомер-гомергә акчаны тырыш хезмәт белән тапты. Заманалар үзгәрсә дә, бу хакыйкать һаман да үзгәрешсез кала, күрәсең.
Ххх
Сөт һәм сөт ризыклары сатучылар саны арткан очракта ял көннәрендә кечкенә базарда, Әгерҗенең аскы өлешендә сәүдә итү уңайлыгы тудыру мөмкинлеге дә бар, ди Дилүс Гатауллин.
Ә бу атнада сөт ризыкларын ярминкәдә дә сата алачаксыз. Чөнки 18 февральдә иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең Үзәк мәйданында Май чабу бәйрәменә багышланган ярминкә гөрли. Кышкы ярминкәгә рәхим итегез!
Дания АБЗАЛИЕВА.
А.Корбангалиева фотосы.