Җиһангәрәевлар әтиләре истәлегенә шахмат турниры уздырдылар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бертуган Искәндәр, Марат, Булат Җиһангәрәевлар озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм Әнвәр улы истәлегенә туган авыллары Иж-Бубыйда райондашлар арасында шахмат турниры уздырдылар.

Әлеге турнирның быел юбилей елы булды. Җиһангәрәевлар аны бишенче ел рәттән үткәрделәр. Әйтергә кирәк, әлеге чараны райондашлар ел саен көтеп алалар. Биредә балалардан алып өлкәннәргә кадәр осталыкта сыналалар. Быел да турнирда 22 бала һәм 16 өлкән шахмат сөюче катнашты. Балалар арасында республика турнирларында район данын яклаучы танылган шахматчылар Ярослав Федоров, Рәшид Шурманов, Алия Гөлданаева призлы урыннар яуладылар. Ә өлкәннәрдән Сергей Наговицын, Андрей Русских, Асаф Әбсәләмовка тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан Филисә Галиева һәм Елена Абидина – җиңүчеләр.

Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Сергей Наговицынга Кубок та тапшырылды.

  • Әтиебез спортны бик ярата иде. Шахмат, волейбол, чаңгы аның иң яраткан спорт төрләре булды. Эше тынгысыз булса да, ул бездә дә шахматка мәхәббәт тәрбияләде. Өчәүләп шахмат уйнаган вакытлар – истә. Хәзер дә иң яраткан спорт төре ул безнең өчен, – диде Булат.
  • Алдагы елларда да әтиебез истәлегенә уздырачак ярышка райондашларны көтеп калабыз, – диделәр Искәндәр, Марат, Булат катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткереп.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International