“Мин гомер буе яраткан эшемне башкардым. Янәшәмдә һәрвакыт таянырлык, мине аңлаучы якыннарым, хезмәттәшләрем, дусларым булды. 55 яшемне кадерле кыз, яраткан хатын, әни, хөрмәтле хезмәттәш булып каршы алуыма бик сөенәм“, – ди район финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә КАМАЛЕТДИНОВА.
Аның турында хезмәттәшләреннән, райфо карамагындагы бюджет оешмалары бухгалтерларыннан – кемнән генә сорасаң да “Рәсимә Рәисовна – бик кешелекле, ярдәмчел оста да, остаз да ул. Белмәгәнне аңлата, ялгышларыбызны тыныч кына төзәтә. Беркайчан тавышын күтәрми“, диләр.
“Ярый әле, язмыш мине Әгерҗе белән бәйләгән. Мин монда эш һәм гаилә бәхетемне таптым“, ди Рәсимә ханым үзе дә. Әти-әнисе яшьлекләрендә ерак Казахстан якларына бәхет эзләп чыгып китсәләр дә, балалары үскәч Әгерҗегә кайтып төпләнәләр. Техникум тәмамлап инде эшкә урнашкан Рәсимә дә алар белән бергә кайта. Ул вакытта Энгель Мусин җитәкләгән район-финанс бюджет палатасына эшкә урнаша.
Менә шул вакытта якыннарыңның сине аңлавы бик тә кирәк. Бу яклап Рәсимә ханым гаиләсенә бик рәхмәтле. Эштә дә коллективның ярдәмен һәрвакыт тоя ул.
Саннар дөньясында гына “йөзеп“ калмыйча, актив тормыш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк Рәсимә Рәисовна. Беренче кар төшүгә үк ире Ринат белән чаңгыга басалар. Әгерҗедә бассейн ачылуына да сөенә. “Дөньяларымны онытып, колач җәеп бер йөзеп кайтуы гына да ни тора?!“ ди ул. Кичләрен бик еш кына кулына энә белән җеп тә ала. Матур-матур кофталар бәйләп кияргә ярата. Якыннарын да бәйләгән әйберләре белән сөендерә. Ә җәен бакча эшенә “чума“. “Төрледән-төрле чәчәкләр үстереп, күңелемә рәхәтлек алам“, ди ул.
Еллар узса да, яшьлек матурлыгын саклап калган, һәрвакыт кояш кебек балкып торган Рәсимә ханымга, әнә шулай, яраткан гаиләсе, хезмәттәшләре арасында әле күп еллар сөенеп яшәргә язсын.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.