Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында бер төркем райондашлар бүләкләнделәр:
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне һәм озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен ТРның “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән:
Зөлфәт Равил улы НУРИЕВ – Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы.
Мәгариф өлкәсендә озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президентының Рәхмәте белән:
Надежда Ивановна ОЛХАЕВА – Сарсак-Омга лицееның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Җирле үзидарә органнарын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән:
Резидә Әмир кызы ЗАКИРОВА – Әгерҗе район Советы аппараты җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән:
Владимир Матвеевич ЛЮБИМОВ – “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәтенең “Кичкетаң“ бүлекчәсе механизаторы.
Тимер юл транспорты өлкәсендә озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен
ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән:
Екатерина Александровна ГУСОРГИНА – Әгерҗе станциясенең мәгълүмат һәм документларны эшкәртү буенча технологик үзәге өлкән операторы.
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән:
Сергей Михайлович ЧУРШИН – Әгерҗе станциясенең торгызу поезды начальнигы урынбасары.
Җирле үзидарә органнарын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән:
Илфат Гали улы РАМАЗАНОВ – Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы.
Любовь Александровна ЮРЬЕВА – Красный бор авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Агросәнәгать комплексында озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән:
Миргалим Йосып улы ӘМИНЕВ – Үтәгәндәге крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы.
Лидия Яковлевна ПАЖБЕКОВА – “Нәүрүз“ ширкәтенең “Пеләмеш“ бүлекчәсе технологы.