“Изге Валентин көне”нә багышланган мәктәп балалары катнашында “Пар аккошлар” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

14 нче  февраль  көнне китапханә белән  берлектә  Шаршады  башлангыч  мәктәп-балалар бакчасында  “Изге Валентин көне”нә  багышланган  мәктәп балалары  катнашында “Пар аккошлар” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм кичәсен китапханәче  бик  матур итеп алып барды.Укучылар  бик  күп  төрле  ярышларда  катнаштылар. Каршы як командалар бер-берсен котлап  үзенчәлекле Валентинкалар ясап бүләк иттеләр.Конкурс   азагында  гадел  жюри  әгъзаләре   йомгак ясадылар.Бәйрәм кичәсендә  “Йөрәк” командасы җиңү яулады.  Бәйрәм  укучыларга да, укытучыларга да ошады.

Шулай ук китапханәбез “14 февраль-международный день дарения книг» акциясенә кушылды.”Подари другу книгу” исемле күргәзмә  оештырылды. Укучылар үзләре укыган журналларын  дусларына бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International