Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнаштылар.
БУРЫЧЛАР ҮТӘЛДЕ
Районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2018 елга бурычлар турында район башлыгы Валерий Макаров сөйләде.
Район җитәкчесе 2018 елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, куллану, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре алдында торган бурычларга да тукталды.
Утырышта катнашучылар Әгерҗенең аскы өлешендә бакча-мәктәп төзү буенча сөйләшүләр алып барылуы хакындагы хәбәрне дә алкышлап кабул иттеләр.
ХЕЗМӘТЛӘРЕ МАКТАУГА ЛАЕК
Бүген тимер юл предприятиеләрендә өч меңгә якын әгерҗеле хезмәт куя. Аларның уңышлары, алда торган бурычлар турында Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча баш инженер урынбасары Виктор Мирошниченко сөйләде.
Күрсәткечләрне яхшыртуда поездлар йөрешенең иминлеген тәэмин итү зур роль уйный. Бу яклап Әгерҗе сервис локомотив депосы ремонтчыларының эше мактауга лаек, – дип билгеләп үтте Виктор Сергеевич.
ҮЗАРА САЛЫМ ПРОГРАММАСЫНА РӘХМӘТ
Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов авыл җирлекләре эшчәнлеге белән таныштырды.
Ул авылларда суүткәргеч торбаларның тузган булуы, шулай ук күп кенә авыл җирлекләренең үз техникасы булмау сәбәпле, кышкы чорда кар чистарту буенча проблемалар килеп чыгуы турында да бәян итте.
АҢЛАШЫП ЭШЛӘҮ МӨҺИМ
Ул, иң беренче чиратта, демографияне яхшырту мәсьәләләренә тукталды.
Ул шулай ук сәламәтлекне саклау буенча Әгерҗе районының рейтингта түбән баскычларда торуын билгеләп үтте һәм әлеге өлкәдәге проблемаларны аерым анализлау бурычын куйды.
Ххх
Сессия тәмамлангач, Казан кунаклары район Мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Әгерҗе ит комбинаты, “Нәүрүз“ ширкәте, “Икмәк-азык комбинаты“ кебек эре предприятиеләр белән беррәттән, Кырындыдан Фирая–Альфред Солтановлар бытбылдык йомыркалары һәм башка кошчылык продукциясе, Кичкетаңнан Гончаровлар бал һәм кортчылык ризыклары, Тирсәдән Равил Харисов сөт эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. “Кичке Таң“ заказнигы әзерләгән күргәзмәне, шәхси эшмәкәр Ленар Хамитов предприятиесе ясаган мебельне дә зур кызыксыну белән карадылар җитәкчеләр һәм күргәзмәне әзерләүдә катнашкан һәр райондашыбызга олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Дания АБЗАЛИЕВА.