Кичә Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган киңәйтелгән утырышы үтте.
Киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Чарада агар тармакта күрсәткән эшләре белән аерылып торган хезмәтчәннәр дә хөрмәтләнде. Аларга төрле мактаулы исемнәр бирелде. “Сарсак-Омга“ ширкәте тракторчысы Василий Гаврилов “ТР авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы“ исеменә лаек булды.