Әгерҗенең үзәк урамын төзекләндерүдә сез дә катнаша аласыз

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

21 февральдә кичке сәгать 6да 3нче мәктәпнең актлар залында Әгерҗенең К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

Үзәк урамның ике светофор арасындагы участогының (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) “ТРның иҗтимагый киңлекләрен үстерү“ программасы кысаларына үзгәртеләчәге хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Район хакимиятенә әлеге урамны яшелләндерү, ял урыннарын җиһазландыру, паркны тәртипкә китерү буенча халыктан креатив фикерләр җиткерелә башлады инде.

Бүгенге көнгә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә К.Маркс урамын төзекләндерү буенча концепция эшләнде.

Халык арасындагы фикер алышуны төрле өлкәдә эшчәнлек алып баручы вәкилләр  катнашындагы  фокус-төркемнәр эше форматында уздыру планлаштырыла.  Шәһәребезнең киләчәгенә битараф булмаган халыкны әлеге фикер алышуда катнашырга чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: 89061218765, 89061144566, 89656188873. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International