Үтәгән егете – Татарстан чемпионы

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар.

Татарстанның иң көчле көрәшчеләре белән районыбыздан ундүрт яшүсмергә бил алыштырга туры килде. 2002-2003 елгылар арасында 100 килога кадәр үлчәү авырлыгында Үтәгәннән Денис ӘМИНЕВ, абсолют җиңү яулап, Татарстан чемпионы булды. Аңа акчалата премия, бүләк, Грамота һәм медаль тапшырылды.

Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныфында укучы Денис тренер Рәшит Садыйков кул астында көрәш белән биш ел шөгыльләнә. Күптән түгел ул Исәнбайда узган район бәйгесендә абсолют җиңүче булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International