Бимада “Мари чаңгы юллары“ ярышлары узды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

17 февраль Бима халкы һәм аның кунаклары күңелендә вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Биредән старт алган һәм быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме үзенең масштаблы булуы белән шаккатырды. Удмуртиядән, Казан, Чаллы калаларыннан, Әгерҗедән, авыллардан 250 спортчы бирегә җыелды.

ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ

Әллә мари балалары тугач та чаңгыга басалар инде?! Ярышларда ел саен сабыйлардан алып күптән лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә кадәр катнаша. Хәер, мондый спорт бәйрәмнәрендә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бу төбәкнең ап-ак кар өсләре чаңгы эзләре белән чуарлануы гадәти күренеш бит.

  • Спорт сәламәтлекне ныгыта, көч һәм чыдамлыкны арттыра, холык-ихтыярны чыныктырырга булыша. Сезнең чаңгы юллары күпләр сокланырлык зур эш башкара. Бүгенге ярышларда барыгызга да уңышлар телим, – диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп.

Красный бор участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов доктордан традицион сәламәт яшәү рәвеше өчен призны озак еллар физкультура укыткан Разин Дмитриевка тапшырды.

ТИЗРӘК, ҖИТЕЗРӘК

Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, чаңгы спорты буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Богдан Павлов байракны күтәргәч, күңелле ярышлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар старты белән башланып китте.

  • Мин Кадрәктән өч улым белән килдем. Балалар бакчасына йөрүчеләр арасында ике улым – 4 яшьлек Глеб һәм 6 яшьлек Радион чаңгыда узыша. Кече яшьтән үк ярышларда катнашып тәҗрибә тупларга мөмкинлек биргән мондый спорт бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәт, – диде Олег Исаев.

VIP-узышта Кече Пургадан Любовь Еманова беренче булып килде.

Гаилә эстафетасында әти-әниләр 10 яшькә кадәрге балалары белән катнаштылар. Әгерҗедән Алексей, Любовь, Лев Семеновлар барысыннан да җитезрәк булып чыктылар.

Аннан яшь төркемнәре буенча ярышлар башланды. Ун төркемдә узышкан спорт сөючеләрне җанатарлар стартта көч биреп озатып калдылар һәм финишта алкышлар белән каршы алдылар.

РАЙОН СПАРТАКИАДАСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ

Бу көнне район спартакиадасының беренче төре – чаңгыда узышу буенча катнаш эстафета да үткәрелде. Бима авыл җирлегенең Пеләмеш командасы финиш сызыгын беренче булып кисеп чыкты. Ә Азево җирлеге спорт сөючеләре, Кече Пурга, Әгерҗе, Күләгәш, Сарсак-Омга, Тирсә, Исәнбай командаларын узып, икенче урынга лаек булдылар. Спартакиаданың башка төрләре Әгерҗедә дәвам итәчәк.

  • 23 февральдә авыл командалары арасында аркан тарту, кул көрәше, дартс һәм волейбол буенча ярышларга көтеп калабыз, – дип чакырды сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрне спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.

 

БҮЛӘКЛӘҮЛӘР
Бүләкләүләр вакытында һәр катнашучы “фирменный“ магнитка ия булды. Ә призлы урын алучыларга медальләр, Грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Менә алар – беренче урын яулаучылар:

Хатын-кызлар:

Настя Мурзина (Кам.Ключ), Аделя Семенова, Линда Бочкарева, (Күләгәш), Полина Самуткина (Бима), Алевтина Сайпышева (Байтуган), Ульяна Еманова, Любовь Еманова, Татьяна Байсарова (Кече Пурга), Людмила Тукмачева (Әгерҗе), Р.Бәширова (Сарапул).

 

Ир-егетләр:

Михаил Бочкарев, Александр Васильев, Олег Третьяков (Күләгәш), Богдан Павлов, Роман Альматов, Эдуард Михайлов, Анатолий Дмитриев (Бима), Радим Васильев, Владислав Брызгалов, Александр Васильев (Кече Пурга).

 

САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР

Спорт бәйрәмендә 250 чаңгычы катнашты. Бәйрәмне барлыгы 400дән артык кеше тамаша кылды. 60 медаль иясен тапты. 80 Мактау грамотасы тапшырылды. Бу көнне Бимага 50 машина килде. Өч самавырда 200 литр чәй кайнатылды. 735 белен пешерелде. 6 иганәче – Екатеринбургтан Евгений Исаков, Чаллыдан Ринат Рахманкулов, Әгерҗедән Илнур Мифтахиев, Али Ибраһимов, Михаил Батанов, Пеләмештән Валерий Пажбеков ярдәм күрсәтте.

“Мари чаңгы юллары–2018“, әнә шулай, күңелләрдә матур эз калдырып, тарих битләренә язылды. Дуслык, бердәмлек, сәламәт яшәү рәвешен чагылдыручы бәйрәм киләсе елга Кадрәк авылында узачак.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International