Бер баш сыерга – ике, кәҗәгә бер мең субсидия бирелә

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Сыер һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан быел да Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтергә планлаштыра.

Субсидия күләме бер баш савым сыерга – ике мең, кәҗәгә бер мең сум.

Агымдагы елда биягә азык алуга һәм сыерга ветеринар профилактик чаралар уздыруга киткән чыгымнар өчен субсидия алуга документлар тапшыру бара.

Исегезгә төшерәбез: биягә азык алуга киткән чыгымнар өчен субсидия бер башка өч мең сум исәбеннән бирелә. Иң төп шарт – биянең өч яшьтән зуррак булуы. Башта фермерлардан, юридик затлардан терлек азыгы сатып алына, аннан субсидия алу өчен документлар тапшырыла.

Сыерларга 2017 елда ветеринар профилактик чаралар уздыруга киткән чыгымнарны каплау өчен субсидия бер башка 300 сум исәбеннән кайтарыла. Профилактик чаралар уздыру буенча Әгерҗе дәүләт ветеринария оешмасы белән ике арада килешү төзелгән булырга тиеш.

Ике очракта да түбәндәге шартларның үтәлүе зарур: терлекләрнең  2017 елның 1 январена хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы, баш санын 31 декабрьгә кадәр саклау.

Субсиядия алу, документларны тапшыру тәртибе белән тулырак авыл җирлекләре башкарма комитетларында танышырга була. 

22404, 21756 телефоннары буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә шалтырата аласыз. Әлеге мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (agro.tatarstan.ru, “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм ЛПХ субсидияләре“ бүлекчәсе) һәм Әгерҗе районының рәсми сайтларында (agryz.tatаrstan.ru, “Авыл хуҗалыгы“ бүлекчәсе) да бар.

ххх

Соңгы вакытларда Әгерҗе халкының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сыер һәм кәҗәләрен теркәүләрен үтенеп килү очраклары ешайган.

Терлекне теркәү өчен шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 22955. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International