Балалар китапханәсендә “Телләр бәйрәме“ узды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсендә 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Телләр бәйрәме“ чарасы узды. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде.

Балалар бәйрәмгә татар, рус, удмурт, мари милли киемнәреннән килгән иде. Алар китапханәчеләрне төрле телләрдә сәламләделәр. Татар, рус, удмурт телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан борынгыдан калган уеннарны уйнадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International