Бүген Халыкара туган тел көнендә Тирсә балалар бакчасында һәм Мәдәният йортында район күләмендә бик зур чара узды. Бәйрәмгә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасы тәрбиячеләре дә килгән иде.
Районыбызда иң зур авылларның берсе булган Тирсәдә төрле милләт халыклары яши. Балалар бакчасында да 80гә якын бала арасында татарлар, руслар, удмуртлар, марилар бар. Әйтергә кирәк, бакча коллективы сабыйларда кечкенәдән төрле милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләнә. Бәйрәмдә дә без җыр-биюләрнең шаһитләре булдык. Авыл Мәдәният йортында бакча, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре катнашында узган Аулак өйдә өлкән яшьтәге апалар борынгы җырларны башкардылар, уеннарны күрсәттеләр. Бишек җырын көйләделәр, мөнәҗәт әйтттеләр. “Йөзек салыш“, “Капкалы“ уеннарында балалар да бик теләп катнаштылар. Аулак өйгә ут күршеләр удмуртлар, руслар, марилар да килгән иде. Алар да борынгыдан калган йолаларны яңарттылар. Балалар белән бергә җыр-биюләр башкардылар.
Удмуртиядән килгән тәрбияче Ләйсирә Йосыпова:
Бу көнне башка бакчалардан килүчеләр эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Соңыннан Гөлназ Ягъфәрова җитәкчелегендәге Тирсә балалар бакчасы коллективы милли бәйрәмнәргә багышланган үзләре чыгарган календарьны тәкъдим итте. Аның һәр аен бер бәйрәмгә багышлап эшләгәннәр. Мәсәлән, январь – чәкчәк, февраль – өмә, март – Нәүрүз һәм башка бәйрәмнәр. Киләчәктә әлеге календарь төрле халыкларның милли бәйрәмнәре белән тулыландырылачак, диделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.