Туган тел бәйрәме уңаеннан Шаршады авыл җирлегендә берничә төрле бәйрәм чаралары узды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

Шушы бәйрәм уңаеннан Шаршады авыл җирлегендә берничә төрле бәйрәм чаралары булып узды.

   Китапханәче тарафыннан авыл китапханәсендә  беренче сыйныф укучылары өчен “Туган телем – минем горурлыгым” дип исемләнгән интелектуаль викторина булып узды.Укучылар табышмакларга җавап бирделәр, татар халык мәкалләрен дәвам иттеләр, әкият геройларын таныдылар.“21 февраль- халыкара туган тел көне” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам иттте.

Авыл клубы мөдире тарафыннан Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Милләтнең дәвамчысы” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып узды.Бәйрәм кичәсе биюләргә, нәфис сүзләргә, уеннарга уралып барды. “21 февраль- халыкара туган тел көне” дип исемләнгән стенд ясалды, грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International