Дартста авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Беренче урынны 53 очко туплап Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев алды. Икенчедә – Азеводан Владимир Семенов, өченчедә – Тирсәдән Рафил Закиров.
Авыл җирлекләре башлыклары йөзү буенча да осталыкларын күрсәттеләр. 25 метр араны 18.67 секундта йөзеп Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров беренче урын яулады. Икенчедә – Иж-Бубыйдан Раиф Ваһапов, өченчедә – Кырындыдан Илназ Закиров.