Авыл җирлекләре һәм Әгерҗе командалары арасында узучы традицион район спартакиадасының нәкъ үзәгенә килеп җиттек. Чаңгы, дартс, кул көрәше, аркан тарту, волейбол ярышлары артта калды. Алда – йөзү, шашка-шахмат, бадминтон бәйгеләре һәм гаилә эстафетасы.
Спартакиадада авыл җирлекләре турнир таблицасында ничек урнашкан?
Беренче урында – Тирсә командасы (244 очко)
Икенче урында – Сарсак-Омга командасы (179 очко)
Өченче урында – Әгерҗе командасы (170 очко)
Дүртенче урында – Кичкетаң командасы (168 очко)
Бишенче урында – Азево командасы (158 очко)
Алтынчы урында – Иж-Бубый командасы (156 очко)
Җиденче урында – Бима командасы (150 очко)
Тугызынчы-унынчы урыннарда – Кодаш, Кадрәк командалары (105 очко).