Күләгәштә мәктәп-бакча төзелә

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Күләгәштә узган гражданнар җыенында халык тарафыннан яңгыраган  төп сорауларның берсе биредә мәктәп төзелешенә кагылышлы булды.

Җыен башланганчы мәктәп төзелеше белән танышып чыктык. Төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла. Яңа уку елына бина әзер булачак. Без аны башлангыч мәктәп–бакча статусында ачарга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте район башлыгы Валерий Макаров.

Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Күләгәштә унбишәр урынга исәпләнгән спорт заллы белем һәм тәрбия биру учреждениесе төзелә. Төзелеш эшләре Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре тарафыннан алып барыла.Әлеге эшләргә республикадан 41 миллион сум акча тәгаенләнгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International