Әгерҗе районы социаль яклау учреждениеләре эшчәнлегенә югары бәя бирелде

2018 елның 2 марты, җомга

Район хакимиятендә ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган оешмалар эшчәнлегенә йомгак ясау, алдагы елга планнар билгеләү буенча зур киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Дәүләт советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.

Әгерҗе районында социаль яклау учреждениеләренең эшчәнлеге турында әлеге бүлек начальнигы Альмира Зарипова чыгышы тыңланды. Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районындагы бүлеге җитәкчесе Әхсән Кәлимуллин шушы тармак эшчәнлеген һәм алда торган планнарны яктыртты.

- Әгерҗе районында халыкны социаль яклау эше югары дәрәҗәдә куелган. Узган ел алда торган максатларга ирештегез. Күрсәткечләрегез дә  югары. Алда торган эшләрне дә бердәм булып башкарып чыгарсыз дип ышанам, – дип әлеге тармак эшчәнлегенә уңай бәя бирде Юлия Ивановна.

Киңәшмә бер төркем хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International