Сәламәт яшәү рәвешен үз итүче райондашларыбыз актив рәвештә ГТО нормативларын тапшыралар.
Аны тапшыруда район эчке эшләр һәм мәгариф бүлекләре, район башкарма комитеты һәм үзәк хастаханә коллективлары аеруча актив. “Олимп“ спорт комплексы һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә бу яклап башкаларга үрнәк күрсәтәләр.
ГТО нормасын тапшыруга районыбызның башка коллективлары да актив кушыла алалар. Моның өчен 23420, 33421 телефоннары аша шалтыратып заявка бирергә генә кирәк. Үзегезгә уңайлы вакытта сезне “Олимп“ спорт комплексында көтеп калалар.