Казанда спорт аэробикасы буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда Әгерҗенең дә яшь йолдызчыклары катнашты.
Иң көчле 14 команда сыналган әлеге бәйгедә Әгерҗедә “Радуга культур“ балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйззәтуллина җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар да сынатмадылар. “Гимнастик платформа“ категориясендә 6-8 яшьлекләр Рената Камкина, Дарина Ипоева, Нәҗибә Харисова, Илвина Галиуллина, Азалия Сибатова – икенче, 9-11 яшьлекләр Арина Климова, Дарья Смоленцова, Илвина Зәйнуллина, Карина Бәширова, Гөлнур Алишева өченче урын алдылар. “Бию гимнастикасы“ категориясендә Арина Климова, Гөлнур Алишева, Илвина Зәйнуллина – өченче урында.
Айгөл Рәис кызы “Тренер-призер“ категориясендә өченче урынга лаек булды.