Гомере кыл өстендә калганда үзен-үзе дәвалаган ветеран ул

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Әгерҗедә яшәүче Зоя КОРОВИНА гомер буе халык медицинасы белән шөгыльләнә, тегә, чигә, бәйли. 90 яшендә дә ул картлыкка бирешми, актив тормыш алып бара.

Олы юбилее белән котларга килгән район башлыгы Валерий Макаров, баш хәрби комиссар Илгиз Галиевны "сез миңа гомер, яшәү дәрте өстәдегез" дигән сүзләр белән каршы алды ул. Ә аннан хатирәләргә бирелде.

Үзе туып-үскән Сәетов тыкрыгын да, сугыш вакытында Әгерҗе станциясе хәрби комендатура идарәсендә яшерен эшләр буенча мөдир булып эшләгән чакларын да, шәһәр һәм район Советында секретарь-машинист булып эшләгән елларын да, судта халык заседателе булган вакытларын да искә алды ул. Әгерҗедә хәрби комиссариат оешкач, аны шунда эшкә алалар.

- Хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәрләре һаман да онытмыйлар. 9 Майда, башка бәйрәмнәрдә хәрби комиссар үзе шәхсән котлый, - диде тыл ветераны.

Зоя Владимировна 30 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән җәмәгате Игорь Владимирович турында олы хөрмәт белән сөйләде. Бөек Ватан сугышында дошманны җиңеп Берлинга кадәр барып җиткән батыр солдат була ул. Ә Зоя белән 1948 елда өйләнешәләр. Тыныч тормышта Игорь Владимирович җитәкче урыннарда эшли: локомотив депосында кадрлар бүлеге җитәкчесе,эчке эшләрнең линия бүлегендә замполит, аннан - начальник. Тату гаиләдә уллары Вячеслав, кызлары Людмила үсә. Вячеслав Игоревич бүген Менделеевта суд приставларының районара бүлеген җитәкли. Ә Людмила әнисе Зоя Владимировнаны хөрмәтләп тәрбияли.

- Әни гомер буе тегү-чигүдән тәм тапты. Пушкинның 200 еллыгына портретын чигеп Мәскәүгә юллаган иде хәтта. Әле хәзер дә кайчак тегү машинасы артына утыра, - ди кызы. Әле бүген дә өйләрендә Зоя Владимировна күңел җылысын кушып чиккән эшләнмәләр бик кадерләп саклана. Ә менә халык медицинасына килгәндә - анысы аерым тема. Бу хакта Зоя Владимировна сәгатьләр буе сөйли ала.

- Сәламәтлегем какшап, гомерем кыл өстендә калганда үземне-үзем дәвалаган кеше мин, - ди горурланып. Гомере буе халык медицинасы, үләннәр белән кызыксына, бу хакта язмалары, журналлары да бик күп.

- Иң мөһиме - тормышны ярату, үз-үзеңә ышану, гел хәрәкәттә булу, - ди әле хәзер дә тик торуны белмәс ветеран. Сәламәтлегенә шөкер итсә дә, кан басымы уйнап, узган елның сентябрендә Әгерҗе хастаханәсендә дәваланып чыгарга туры килә аңа.

- Миңа тиешле ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм бүлекчәсе табибларына, хастаханәнең ак халат ияләренә әле дә рәхмәтле мин, - ди хөрмәтле ветеран.

Үзен котлап бүләкләр тапшырган район җитәкчелегенә исә рәхмәт белән бергә борчыган проблемаларны да җиткерде ул. Валерий Макаров аларны чишү юлларын табачакларын белдерде. Менә шундый өлкән яшьтә дә тирә-яктагы проблемаларга битараф булмаган өлкәннәргә ничек сокланмыйсың инде?! Алар элеккеге еллардагы фидакарь хезмәтләре белән генә түгел, туган төбәкләренә булган мәхәббәтләре белән дә үрнәк безгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International