Республикабызда яшәүче һәр өченче кеше социаль яклау органнары аша уза. Безнең районда да халыкны социаль яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Районда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган оешмаларның узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, быелга планнар билгеләү буенча уздырылган киңәшмәсендә сүз нәкъ шул хакта барды. Аның эшендә ТР...
Республикабызда яшәүче һәр өченче кеше социаль яклау органнары аша уза. Безнең районда да халыкны социаль яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Районда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган оешмаларның узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау, быелга планнар билгеләү буенча уздырылган киңәшмәсендә сүз нәкъ шул хакта барды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнаштылар.
ИГЪТИБАР ҺӘРКЕМГӘ ҖИТӘРГӘ ТИЕШ
Социаль яклау бүлеге түбәндәге учреждениеләрне берләштерә: республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, "Наз" приюты. Аларның һәркайсының эшчәнлеге хакында социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова чыгыш ясады.
2017 елда социаль түләүләргә Федераль һәм республика бюджетыннан 118 миллион сум акча бүленгән. Әлеге акчаларның иң күп өлеше - 59 миллион сумы торак-коммуналь хезмәтләргә субсидиягә юлланган. Мондый ярдәмнән районда 7698 хуҗалык файдаланган.
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеклы үзәге гаиләгә һәм балаларга, өйдә социаль ярдәм күрсәтү, социаль тернәкләндерү бүлекчәләрен берләштерә.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә иң төп яңалыкларның берсе "Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләрне озата бару" технологиясен тормышка ашыру булгандыр, мөгаен. Аның төп максаты гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм үз-үзләрен тәэмин итүгә кызыксындыру уятудан гыйбарәт. Проектта 15 гаилә катнашкан. Технологияне тормышка ашыру барышында гаиләләр "Тегү эше", "Компьютер гармотасы" кабинетларында шөгыльләнгәннәр, ата-аналарга мәшгульлек үзәге аша кабат уку, "Чәчтараш эше" кебек һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Проект ахырында гаиләләргә Боз сараена баруга сертификатлар һәм "Мадагаскар" күңел ачу компеклексына бәйрәм чарасына чакырулар тапшырылган.
Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 270 өлкән яшьтәге райондашка һәм инвалидка хезмәт күрсәткән, шуларның 4се - Бөек Ватан сугышы ветераны, 5се - сугышта катнашучының тол хатыны, 1се - балигъ булмаган әсир, 57се - тыл ветераны, 72се - инвалидлар,
Узган ел Красный бордагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә 900 мең сумга ремонт эшләре башкарылган, матди-техник базасы ныгытылган. Әлеге бүлекчәдә 805 райондашыбыз тернәкләндерү узган, шуларның 358е - авыл халкы. Сүз уңаеннан: анда ял итүчеләр безнең редакциягә дә әлеге учреждение хезмәткәрләре исеменә рәхмәт җиткерүебезне үтенеп еш мөрәҗәгать итәләр.
"Наз" приютының төп максаты - авыр хәлдә калган балигъ булмаган балаларга ярдәм күрсәтү. Узган ел приютта 84 шундый бала тернәкләнү узган.
ТӨП БУРЫЧ - ИНВАЛИДЛАРНЫ ЭШЛЕ ИТҮ
Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районындагы филиалы җитәкчесе Әхсән Кәлимуллин чыгышыннын күренгәнчә, узган ел оешмага 1327 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 677се - эш табу максаты белән. Аларның 453е эш урыны белән тәэмин ителгән. 2018 елның 1 январена районда 123 эшсез кеше исәпләнә.
БЕЗ БУЛМАСАК, КЕМ
Киңәшмә бер төркем алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Халыкны социаль яклау өлкәсендә озак елларга сузылган намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнделәр:
ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән:
Александр Юрьевич ЕГОРОВ - "Наз" приютының хезмәт буенча инструкторы.
Фәйхүнә Фоат кызы ВАРИСОВА - "Наз приютының бүлекчә җитәкчесе.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән:
Роман Витальевич ТИМОФЕЕВ - "Наз" приютының биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәткәре.
Елена Михайловна ГУСАРОВА - "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бухгалтеры.
Лилия Хәмит кызы ТУГАРОВА - "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре.
Зөлфия Азад кызы ЗАКИРОВА - "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре.
Дания АБЗАЛИЕВА.