Варкләд-Бодья клубы мөдире Наталья МАТВЕЕВАга "Ел хатын-кызы" зона бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясарга тәкъдим ясагач, бермәлгә югалып кала. Аннан үзен кулга алып ризалаша, катнаша һәм ... җиңү яулый!
КЕЧКЕНӘДӘН АКТИВ, КЫЗЫКСЫНУЧАН
Наташа кечкенәдән бик актив, кызыксынучын була. Бер генә эштән дә курыкмый. Бик кыю булып, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә өйрәнеп үсә.
Әтисе үлгәндә Наташага сигез яшь була. Гаиләдәге өч баланың өлкәне булганлыктан, кыз әнисенең уң кулына әверелә.
Сәхнәгә мәхәббәт тә аңа әнисеннән күчәндер, мөгаен. Педагогика ветераны Евдокия Михайлова белән Алевтина Федоровна сәхнәдә бик еш бергә чыгыш ясыйлар. Районда танылган музыкант Леонид Лазарев та концерт программаларына аларның дуэт белән чыгышларын кертә торган була. Ә Наташа бу вакытта сеңлесе, энесе белән бергәләп өйдә үз концертларын әзерли. Ул зур сәхнәдә чыгыш ясау һәм дөнья гизү турында хыяллана.
УРАУ ЮЛЛАР АША
Наташаның бу хыялы тормышка аша. Тик язмыш аны мәдәнияткә урау юллар аша алып килә. Ул Ижау авылы хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлый. Башта колхозда, аннан агрофирмада хисапчы булып эшли.
Бик күпләр аның сәхнә осталыгын яхшы беләләр. Шуңа күрә 2012 елда Варкләд-Бодьяда яңа клуб ачылгач сәнгать җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр. Ә 2013 елда ул мөдир итеп билгеләнә.
Чыннан да, нинди генә чара булмасын - Яңа ел маскарадымы, кышны озатумы, гади генә концертмы - Матвеевлар гаиләләре белән катнашалар. Гаилә башлыгы Виктор элек үзе дә клуб мөдире булып эшләгән. Ул җыр-биюгә дә оста, куллары да алтын. Клуб бинасында оештырылган музей нигезен үзе ясаган. Һәр чарада кунакларны удмурт милли ашлары белән сыйларга мөмкинлек бирүче күчмә мичне ясаучы да - Виктор Николаевич.
Олы кызлары Марина Казанда Халыклар дуслыгы йортында эшли. Вокал осталыгы белән аерылып тора. Аның репертуарында үз җырлары да бар. Әнисе уздыра торган чараларда ул да җырлый, бәйрәмнәрне алып бара.
Станислав белән Аделина әлегә мәктәптә укыйлар. Авылдагы чараларда алар да бик теләп катнашалар. 11 сыйныфта укучы Станислав берничә ел "Шуак шаян шоу" җирле юмор театрында чыгыш сый. Аделина сәнгать мәктәбендә баян классында укый. Ул да Варкләд-Бодьяда уза торган чараларда төрле рольләр башкара. Һәм, әлбәттә, Натальяның иң зур ярдәмчесе - әнисе Алевтина Федоровна! Танылган "Инвис" ансамбле составында ул - һәрвакыт яраткан кызы янәшәсендә.
ХАТЫН-КЫЗ - МӘДӘНИЯТ ҺӘМ РУХИЯТ
Варкләд-Бодья халкына әйт кенә! Этнофорум уздырырга кирәкме, музей оештырыргамы - алар һәрвакыт әзер. Олы сәхнәдә чыгыш ясаудан да авырсынып тормыйлар.
Алар Удмуртия, Мари Илендә концертлар куйганнар, Сочида, Карелиядә халыкара форумнарда катнашып кайтканнар. Бу эшләрнең башында җитәкчеләре, рухландыручылары Наталья Матвеева торуын әйтеп тору артыктыр. Ул - район удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе дә. Шуңа күрә аның "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңүе гаҗәп түгел.
Наталья кебек үз эше өчен янып-көючеләр булганда, авыл алга таба да мәдәни һәм рухи яктан тагын да үсәр әле.
Екатерина САМСОНОВА.