"Нык гаилә" проекты кысаларында Әгерҗедә беренче тапкыр гаилә бадминтоны буенча ярыш узды.
Соңгы елларда шәһәрдә әлеге спорт төре зур популярлык казана. Укучы балалардан алып, гаиләләргә кадәр бадминтон белән шөгыльләнәләр. Узган ел Менделеевтан килгән иң көчле спортчылар белән дә сынашырга туры килгән иде райондашларга. Анда район рекорды куелды. Ярышларда 75 спорт сөюче җиңү өчен җан атты.
Ә гаилә бадминтонында тугыз команда берәр партия буенча 11 очкога кадәр уйнадылар. Парлы уенчылар ике тапкыр җиңү яулый алмаса, тагын бер уен уздырылды.
Эльвира ханым бәйгедә ире Алекс һәм кызы Элина белән катнашты.
Кечкенә уллары белән декрет ялында булуга карамастан, Эльвира әлеге спорт төренә вакытын кызганмый. Бер ел элек халыкны социаль яклау бүлегендәге хезмәттәшләре белән бәйгедә сыналганнан соң, ул бу спорт төренә гашыйк була. Хәзер атнага өч тапкыр 2нче мәктәптә, ялларда "Олимп" спорт комплексында бадминтон белән шөгыльләнә.
Ике көн дәвамында ярышларда спорт сөючеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов:
Ярышта беренче урынны Алекс-Эльвира Дәүләтшиннар яулады. Алар 23 балл туплады. Икенчедә - Тигран-Ашот Аракеляннар. Алар абсолют җиңүчедән 4 баллга гына калыштылар. 17 балл җыйган Анжелика-Эдуард Овчинниковлар - өченче урында.
Гаилә ярышларын уздыру киләчәктә матур традициягә әйләнәчәк. Ә бу әлеге спорт төренә кызыксынуны тагын да арттырачак, диләр оештыручылар.
Мария НУРУЛЛИНА.